30 март көнне АНО “ЦСП “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен Үзәк китапханә китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы Халыкара театрлар көне уңаеннан «Театр иленә сәяхәт» исемле тематик сәгате уздырды. Ял итүчеләргә уеннар һәм конкурслар тәкъдим ителде. “Беренче театр” спекталенең өзегендә һәм “Колобок” әкиятенең инсценировкасында теләп катнаштылар.