Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Игелек шәһәре» социаль проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Тернәкләнү узучы балалар өчен «Компьютер техникасы нигезләре»дигән дәрес үткәрелде. Шулай ук бу дәрес фән һәм технологияләр елы кысаларында үткәрелде.
Беренче этапта балаларны компьютер белән эшләү күнекмәләренә һәм компьютер тычканы белән файдаланырга өйрәттеләр. Компьютер клавиатурасы тәртибен аңлаттылар.
Мондый дәресләрнең максаты-мөмкинлекләре чикләнгән балаларны төрле аралашу рәвешләренә, шул исәптән виртуаль аралашуга, социаль челтәрләргә өйрәтү.