«Китапханәдә кунакта» экскурсия - танышу

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

 31 март көнне Сергей Михалков исемендәге балалар китапханәсе яңа укучыларны каршы алды. 4 нче мәктәпнең 1В сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Китапханәдә кунакта» дип исемләнгән экскурсия-ташышу үткәрде. Аларның китапханә белән танышуы Сергей Михалковның китаплары, язучының шигырьләренә язылган картиналар репродукциясе, төрле сувенирлар һәм шагыйрьнең төрле еллардагы фотосурәтләре урнашкан почмак-музейдан башланды.

Китапханә белән танышу балалар өчен - яңа кызыклы дөнья ачылу. Төрле зоналар белән танышканнан соң, абонементның нәрсә икәнен белде, китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән танышты.

Балалар өчен төрле темаларга конкурслар, викториналар, табышмаклар кызыклы булды. Чара ахырында балалар «Вовка в тридевятом царстве» дигән мультфильм карады һәм укырга китаплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International