Югары Кузмис авылы китапханәсе халыкны коррупция төшенчәсе белән таныштыру максатында халыкка “Коррупция турында нәрсә белергә кирәк?” дигән белешмә таратты. Хәбәрдә үтемле формада коррупция төшенчәсе, коррупциянең нинди нәтиҗәләре була һәм коррупция факты ачыкланган очракта кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеге турында сөйләнде.