Боз сараенда 2011 елда туган командалар арасында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына турнир финалы узды.

2021 елның 4 апреле, якшәмбе

2021 елның 3-4 апрелендә боз сараенда 2011 елда туган командалар  арасында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе  призына турнир финалы узды. 2020-2021 ел сезонында барлыгы 36 команда катнашты.Һәм менә финалда 6 команда очрашты: «Чаллы»  Чаллы, «Динамо» Казан, «Нефтяник «Әлмәт, « Арслан»  Бөгелмә, «Ягуар»  Кукмара, « Комета «Самара. Уен нәтиҗәләре буенча өченче урын – «Ягуар», тренер Ильдар Ганиев, икенче урын – «Динамо», беренче урын – «Арслан». «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Йосыф Баймиев танылды. УДМС башлыгы Ильсур Кашапов һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе вәкиле Андрей Воробьев призерларны җиңүләре белән котладылар һәм кубоклар, медальләр һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырдылар.

Таблица   результатов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International