«Яшь атлетлар»

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә шәфкать туташы Нәбиева Лилия Харис кызы «Яшь атлетлар» Махсус олимпиада программасын тормышка ашыру кысаларында уен формасында спорт чарасы уздырган.

       Җиде яшькә кадәрге балалар төрле уеннар уйнадылар, кечкенә ярышларда катнаштылар: «Туннелләр һәм күперләр», бочче. Аларда алар спорт күнекмәләрен һәм осталыкларын, чыдамлыкны, сыгылмалылыкны, координацияне үстерделәр. Шулай ук алар командада эшләргә өйрәнделәр.

      Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар. Алар бер-берсе белән аралашудан ләззәт алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International