“Туган телем – энҗе бөртегем” танып-белү әңгәмәсе

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

6 апрель көнне С.Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова «Гөрләвек» балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен “Туган телем – энҗе бөртегем” дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде. Җирдә телләр күп, һәр кеше үз телен кадерләргә һәм башкаларны хөрмәт итәргә тиеш. Тел бит ул – халык мәдәнияте. Фирдания Фирдинантовна балаларга татар теленең әһәмияте, аның бөеклеге һәм байлыгы турында сөйләде, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, телдән халык иҗаты китаплары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International