Кукмара районында Covid-19дан 1200 артык кеше прививка ясаткан

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Икенче доза прививканы инде 836 кеше алган.

Кукмара районында Covid-19 вакцинациясе буенча кампания дәвам итә. Бүгенге көндә беренче этапны 1275 кеше үтте, тулысынча - 836 кеше. Бу хакта Кукмара районы үзәк дәваханәсенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә.

Бүгенге көндә 75 доза вакцина калган.

«Район үзәк дәваханәсенә кайткан “Гам-Ковид-Вак" вакинасының (Спутник V) бер ампуласы бер кешегә исәпләнгән. Ягъни, прививка ясатырга теләүче хастаханәгә килә һәм мөрәҗәгать иткән көнне үк вакцина ясата ала», - диелә медицина учреждениесе хәбәрендә.

Прививка ясатырга теләүчеләр яшәү урыны буенча гомуми практика табибларына яисә фельдшерларга (поликлиника, участок хастаханәсе, ФАП) мөрәҗәгать итә алалар.

122 телефоны буенча «кайнар линия»гә яисә 8 (84364) 2-74-20 номеры буенча дәваханә регистратурасына шалтыратып та язылырга мөмкин. Шулай ук гражданнарны дәваханәнең 223нче кабинетында да кабул итәләр, анда прививка ясыйлар.

Моннан тыш, Кукмара районы үзәк дәваханәсенең Инстаграмдагы рәсми аккаунтына (kukmor_crb) директка хәбәр юллап та язылырга була. Хәбәрдә үзеңнең исем-фамилия, әтиеңнең исемен, туган көнеңне һәм телефон номерыңны күрсәтергә кирәк.

Шулай ук вакцинациягә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша да язылырга мөмкин.
 

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International