Кукмара муниципаль районының «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар чаңы» дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәдә планетабызның каурыйлы вәкилләре турында төрле китаплар, энциклопедияләр, белешмәләр, җыентыклар тәкъдим ителгән. Кошларны саклау һәм аларның кеше белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре кузгатылган.
Балалар табигатьтә кошларның роле, яз көне безнең җирлеккә килгән кошлар, аларның гадәтләре турында бик күп мәгълүмат алдылар.
Күргәзмә аларда кызыксыну уятты.