Хөрмәтле гражданнар!
"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү:
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 11 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Болытлы, көндез аязучан болытлы. Кыска һәм уртача явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә. Җил төньяк-көнчыгыштан, 5-10, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с. кадәр минималь һава температурасы төнлә 0 .. .+4°. Һаваның максималь температурасы көндез +7..+11°.