Бүген Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Татар милли орнаменты белән танышу» дигән танып – белү дәресе узды.
Дәрестә балалар алъяпкычны милли орнамент белән бизәделәр, татар орнаментының төп детале-лалә чәчәге булуын үзләштерделәр. Дәрес ахырында балалар татар милли киемнәрендәге курчаклар күргәзмәсе белән таныштылар.