«Язгы игелек атнасы»

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Яз - кышкы йокыдан уяна торган елның иң матур фасылы. Яз килү белән, кешеләр үз йортларын, бакчаларын һәм йорт янын җыештыра башлыйлар. Өлкән кешеләр, ялгыз пенсионерлар, физик көчләре чикле булган инвалидлар кайгыртуга, аларның көндәлек тормышларында безнең ярдәмгә мохтаҗ. Шул уңайдан «Язгы игелек атнасы» акциясе өлкән яшьтәге кешеләр арасында аеруча популярлык алды.

Кукмара муниципаль район «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе ел саен әлеге хәйрия акциясен үткәрә.

             2021 нче елның уникинче апрелендә социаль хезмәткәр Галимуллина Г. Н. Вахит авылында яшәүче икенче төркем инвалид Корбанова А. А. өендә генераль җыештыру үткәрде. Йортта стена-түшәм, тәрәзәләр юган, келәмнәр чистартып, ишегалдында тәртип урнаштырган. Өйдә чиста һәм саф булып калган. Социаль хезмәт  алучы Корбанова А.А. хезмәткәренең эшеннән  бик канәгать.

          Социаль хезмәткәр өчен иң яхшы бүләк-социаль хезмәт  алучының курсәтелгән эшләргә рәхмәт сүзләре җиткерүе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International