2021 нче елның 9 нчы апрелендә Мамадыш шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең йөзү бүлеге тәрбияләнүчеләре 2007-2013 нче елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында «Туган телләр һәм Халык бердәмлеге» елына багышланган «Веселый Дельфин» йөзү турнирында катнаштылар.
Мария Федотова, Эмиль Степанов, Ислам Фәттахов, Энҗе Усманова, Илзия Ибәтуллина, Рузилә Нуриева, Әмир Михайлов, Кәрим Шәфигуллин алтын медальләргә лаек булды. Көмеш медальләрне Мария Федотова, Азалия Минһаҗева, Рүзәл Минһаҗев, Рәзилә Нуриева, Никита Данилов, Алия Сафина, Мәрьям Сафина, Данис Яруллин яулады. Евгений Бурмистров, Милана Сковородина, Мәрьям Сафина бронза медальләр яулады . Кызлар арасында да, егетләр арасында да эстафетада Каримә Шәфигуллина, Әмир Михайлов, Никита Данилов, Эмилия Степанова, Алия Сафина, Энҗе Усманова, Мәрьям Сафина, Рузилә Нуриева составындагы команда җиңүчеләре булдылар. Йөзүчеләребезне котлыйбыз, спортта һәм укуда уңышлар телибез.