12 апрель космонавтика көнендә С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә китапханәчесе Фирдания Закирова «Ләйсән» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Галәмгә юл» дип исемләнгән виртуаль космик сәяхәт үткәрде. Башта ул балаларны китапханә, китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштырды. Аннары презентация ярдәмендә балаларны космосны үзләштерү тарихы, беренче космонавт Ю.А. Гагарин, космос, йолдызлар һәм планеталар турындагы китаплар белән таныштырды. Балалар космик викторина сорауларына җавап бирде. Чара «Без - яшь гагаринчылар» видеоролигын карау белән тәмамланды.