«Туган җирем – дуслык иле, һәрбер милләт – аның голе» танып-белү әңгәмәсе

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

14 апрель көнне балалар китапханәсендә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Туган җирем – дуслык иле, һәрбер милләт – аның голе» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде. Ул балаларны китапханә, китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары белән таныштырды. Соңыннан балалар презентация ярдәмендә төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, халык иҗаты китаплары белән танышты. Балалар төрле халыкларның әкиятләре үзара бик охшаш, кыюлык, игелеклелек, гаделлек, үзара ярдәм итешүне өйрәтүләрен белде. “Туган телем” бию флешмобын күрсәтте. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International