Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәге карамагындагы балалар С.В.Михалков исемендәге район балалар китапханәсенә бардылар. Китапханәче балалар өчен туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татар халкының тарихы һәм традицияләре белән танышу» дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрде.
Ул китапханә буенча экскурсия үткәрде, китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштырды.
Аннары балалар татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, татар костюмы һәм орнаменты үзенчәлекләре турында презентация карадылар.
Экскурсия программасы барышында китапханә хезмәткәре татар теленең әһәмияте, аның бөеклеге һәм байлыгы турында сөйләде. Балалар туган як турында викторина сорауларына бердәм җавап бирделәр.
Чара «Без төрле, әмма без бергә» дигән видеоролик карау белән тәмамланды.