14 апрель көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., "НАЗ "үзәге пенсионерлары өчен "Якташларыбыз иҗатында Г. Тукай" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Тәскирә Харис кызы шагыйрьнең иҗади биографиясенең иң якты сәхифәләре турында сөйләде. Чарага чакырылган җирле язучы Рафилә Фаттахова Г.Тукайга багышланган шигырьләрен һәм бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Соңыннан барысы бергә Г.Тукайның "И туган тел"җырын башкардылар.