"Добрый мир любимых книг" китапханә дәресе

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

14 апрель көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Кукмара 4 нче урта мәктәбенең 1б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова «Добрый мир любимых книг» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Дәрес барышында балалар китапханә китапларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштылар: китапханәгә ничек язылырга, китаплар ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Әңгәмә матур презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар матур китаплар, балалар энциклопедиясе һәм журналлар карады, төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнашты, әдәби геройлар турында табышмаклар чиште, мультфильмнар карады. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International