Кукмара муниципаль районындагы “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2020 нче елдан бирле “Компьютер ликбезы” технологиясе тормышка ашырыла. Әлеге технология буенча өйрәтү дәресләре планшетлар һәм кәрәзле телефоннар ярдәмендә, интернеттан файдаланып, өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән үткәрелә.
Россия Банкы үткәрә торган онлайн-дәресләр технологияне гамәлгә ашыруда яхшы ярдәмче һәм партнер булды. 2021 елның гыйнвар - апрель айларында “өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы” проектының язгы сессиясе уза. Онлайн-дәресләргә тоташтыру үзәкләштерелгән рәвештә дә, индивидуаль рәвештә дә башкарыла. Дәреснең темалары: “Тормыш өчен экономия”, “Банк хезмәтләре: банк һәм ярдәмчеләр”, “Финанс мошенниклык: үзеңне һәм үз гаиләңне якла”. Чараның максаты-өлкән буынның финанс грамоталылыгын арттыру, өлкән буын финанс дөньясында ирекле ориентлашу һәм аларга кирәк булган хезмәтләрне сайлау. Чаралар түләүсез үткәрелә. Бүгенге көндә 29 социаль хезмәт алучылар өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр карадылар һәм тыңладылар.