2021 елның 15 апрелендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә Россиянең 2022нче Махсус олимпиадасына әзерлек буенча чаралар планы кысаларында шәфкать туташы Иксанова Юлия Сергеевна «Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре» дигән темага балалар белән медицина сәгате үткәрде.
Әлеге дәреснең максаты балаларда сәламәт яшәү рәвешен саклау турында белемнәрне формалаштыруга ярдәм итү.
Ситуацион моментлар нигезендә тәрбияләнүчеләр тормыш иминлеге турында нәтиҗәләр ясарга өйрәнделәр, бу балаларда бер-береңә ярдәм итү хисе тәрбияләргә мөмкинлек бирә.
Балалар сәламәт яшәү рәвешенең гади кагыйдәләре барлыгын белделәр, аларны балалар һәм өлкәннәр дә үти ала.