Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2021 елның 16 апреле, җомга

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика чараларын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 29 апрелендә 14: 00 сәгатьтән 15: 30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздыру планлаштырыла. Видеоконференциядә катнашу өчен гаризалар 22.04.21 г. кадәр 884362-2-70-55 номеры буенча кабул ителә (социаль сораулар буенча мөрәҗәгать итү вакыты).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International