Түбән Комар авылы китапханәчесе яшүсмерләр һәм яшьләр өчен«Хокукым бар» дип исемләнгән хокукый уен үткәрде. Балалар фикер алышуларда актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм бала хокуклары конвенциясендә төп хокукый нормаларны белүгә тест уздылар. Соңыннан әлеге тема буенча әдәбият белән таныштылар.