«Тукай безнең күңелләрдә» шигырь укучылар конкурсы

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

20 апрель көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Манзарас авылы балалар бакчасы белән берлектә, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, «Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларны китапханә, китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары белән таныштырды.

Кыска гына гомер кичереп, Тукай татар халкы өчен үлемсез мирас калдырды, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Фирдания Фирдинантовна балаларга презентация күрсәтте, шагыйрьнең язмышы, аның гаиләсе, балачак, шагыйрьнең иҗади юлы башлануы турында сөйләде.

Конкурста төрле яшьтәге төркем балалары катнашты. Балалар зур осталык күрсәтте, шигырьләрне бик сәнгатьле итеп сөйләде.

Жюри нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Чара ахырында барысы бергә "Туган тел"җырын башкардылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International