Энҗе һәм Илшат Шәмсемөхәммәтовлар сабый туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк алдылар.
Кукмара районында ел башыннан йөзенче сабый тууын теркәделәр.
Туу турындагы язма район ЗАГС бүлеге тарафыннан 20 апрельдә төзелде. Кыз 17 апрельдә дөньяга килгән.
Югары Арбаш авылыннан Энҗе һәм Илшат Шәмсемөхәммәтовлар сабыйга Лилия дип исем кушкан. Кызчык - гаиләдә икенче бала.
ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле әти-әнине сабыйлары туу белән котладылар, аларга туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
фото: https://www.instagram.com/zags.kukmor/