Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең начараюы турында консультация-кисәтү

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү: 2021 елның 21 апрель киченнән  Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Ачык һавада булганда аеруча сак булуыгыз сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International