«Туган телем-Тукай теле» шигырь конкурсы

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

21 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе, «Кояшкай» балалар бакчасы белән берлектә, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Туган телем-Тукай теле» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга "Милләтемнең җырчы тургае" дип исемләнгән презентация күрсәтте, шагыйрьнең язмышы, аның гаиләсе, авыр балачагы, шагыйрьнең иҗат юлы турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды. Тукайның китаплары матурлыкка, яхшылыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә, мәрхәмәтле һәм гадел булырга өнди.

Конкурста төрле яшьтәге төркем балалары катнашты. Балалар зур осталык күрсәтте, бөек шагыйрьнең шигырьләрен бик сәнгатьле итеп сөйләде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Чара ахырында барысы бергә "Туган тел"җырын башкардылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International