Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан С. В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә “Туган тел иң матур тел!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль бәйрәм үткәрелде. Чарага шәһәрнең .А.М. Булатова исемендәге күппрофильле лицееның 5в һәм 6а сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче Алсу Баһавиева балаларга Г.Тукайның катлаулы тормышы һәм иҗади мирасы турында сөйләде, электрон презентация күрсәтте. Укучылар Г. Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде.
Балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары әзерләгән концерт программасы чараны дәвам итте. Алар балаларга яхшы кәеф бүләк иттеләр. Алар башкаруында Г.Тукайның "Туган авыл", "Пар ат", "Бәйрәм бүген" (укытучы Курочкина А. М., аккомпанитор укытучы Рафиков Д.Ф.), “Эх, Зиләм, Зиләлем” (укучы Руфина Ильвина, җитәкчесе Юзмеева З.А.) җырлары яңгырады. Шулай ук Ильвина М.Әхмәтҗановның "Өч тел"шигырен сөйләде.
Чара китап күргәзмәсенә күзәтү һәм «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.