22 апрель көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Л.Р. Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Г. Тукай-гасырга бер туа торган энҗе бөртеге” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Әлеге чарага «Салават күпере» иҗат берләшмәсенең җирле язучыларын һәм.Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназиянең 8 сыйныф укучыларын чакырдылар. Чара барышында укучылар башкаруында Г.Тукай шигырьләре яңгырады, җирле язучылар шагыйрь истәлегенә багышланган шигырьләрен укыдылар. Музыка мәктәбе укытучылары Курочкина А. М. һәм Рафиков Д. Ф. Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкардылар