"Сандугачтай моңлы Тукай теле" әдәби сәгать

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

22 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә “Чулпан” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган "Сандугачтай моңлы Тукай теле" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Ул балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Г.Тукайның әсәрләре балаларны матурлыкка, яхшылыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә. Балалар Г. Тукайның шигырьләрен бик матур итеп сөйләде. Чара “Бала белән күбәләк”, “Су анасы”, “Шүрәле” мультфильмнары карау һәм “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International