«Язлар алып килде Тукайны» әдәби бәйрәм

2021 елның 23 апреле, җомга

23 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Каенкай» балалар бакчасының 1 нче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен китапханәчесе Фирдания Закирова татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Язлар алып килде Тукайны» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрде. Ул балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, яшьлеге һәм иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Аның әсәрләре балаларны матурлыкка, яхшылыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә. Презентация күрсәтелде. Балалар Г. Тукайның шигырьләрен бик сәнгатьле итеп сөйләде. Чара "Бала белән күбәләк", "Су анасы", "Шүрәле" мультфильмнары карау һәм "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International