23 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсе фән һәм технологияләр елына багышланган «Библиночь-2021» дип аталган 10 еллык юбилей Бөтенроссия акциясендә катнашты. Баш китапханәче Гарипова Л.Д. 4 нче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары һәм Форпост яшьләре өчен «Космоса далекие планеты» дигән компьютер презентациясе белән мәгълүмати-күңел ачу программасы үткәрде. Теләүчеләр өчен "Гагарин. Галәмдә беренче» дигән фильм күрсәтелде. Музыка мәктәбе укытучысы Курочкина А.М., Мамкина Д. Р. аккомпанементы астында «Есть только миг» җырын башкарды. Көн дәвамында китапханәдә укучылар өчен «Узган елларның иң яхшы китаплары», «Открыткалар дөньясы – безнең тарих», «Журнал калейдоскобы», «Хыялдан алып ачылуга кадәр» дигән китап күргәзмәләре эшләде.