23 апрель көнне Сергей Михалков исемендәге балалар китапханәсе Бөтенроссия Библиосумерки-2021 акциясендә катнашты. Китапханәче Хафизова Гөлфия А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 3а сыйныф укучылары өчен Фән һәм технологияләр елына багышланган һәм кешенең космоска беренче очуына 60 ел тулу уңаеннан «Кызыклы космос» дип исемләнгән квест-уен үткәрде. Балалар 12 станция буенча сәяхәткә киттеләр: "Бөек кешеләр» (космонавтлар турында), «Космос җыелмасы», “Планетаны белүчеләр” “Космик пазл”, “Космик табышмаклар” “Космик бию”, “Космик пейзаж" һәм башкалар. Алар өчен күптөрле интеллектуаль биремнәр, кызыклы уеннар, сораулар, кроссвордлар, пазллар җыю әзерләнде. Барлык катнашучылар да биремнәрне тиз һәм бердәм үтәделәр, космос турында белемнәрен күрсәттеләр һәм ахырда «Космоска очуга 60 ел»дигән төп гыйбарә төзергә юнәлделәр.Чара ахырында балалар китап күргәзмәсе белән танышты һәм космос турында мультфильмнар карады.