2021 елның 24-25 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә тренерлар Альберт Закиров, Эдуард Хөсәенов, Эльвира Шәймәрданова җитәкчелегендә "Зилант» спорт мәктәбенең йөзү бүлеге тәрбияләнүчеләре Россиянең спорт мастеры Александр Кубасов призларына йөзү буенча «Нефтехимик» спорт клубының ачык беренчелегендә катнаштылар. Мария Федотова (В.Аланы) 100 м һәм 50 м га брасс белән йөзүдә 1 урынны, Әмир Михайлов (А.М. Булатов исемендәге лицей) 50 м га брасс белән йөзүдә - 2 урын, 100 м га брасс белән йөзүдә 3 урын яулады. Егет-кызларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуда һәм спортта уңышлар телибез.