2021 елның 23-26 апрелендә Мәскәү шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең билбау көрәше бүлекчәсе спортчылары билбау көрәше буенча Россия кубогында катнаштылар. 76 кг авырлык категориясендә Энҗе Юсупова - икенче, 57кг авырлык категориясендә Алмаз Йосыпов өченче урынны яулады. Энҗе һәм Алмазны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешүләрен телибез.