2021 елның 24 апрелендә Арча шәһәрендә Анастасия Нуртдинова һәм Фәннур Галиев җитәкчелегендәге «Зилант» спорт мәктәбенең 2009-2010 елларда туган кызлар һәм егетләр җыелма командалары Арча районының «Арча» мәктәбенең ачык турнирында катнаштылар һәм көмеш призерлар булдылар. Кызларны һәм егетләребезне котлыйбыз, спортта һәм укуда уңышлар телибез.