2021 елның 25 апрелендә «Зилант» спорт комплексында 2005-2006 елларда туган кызлар командалары арасында туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган волейбол буенча Кукмара муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Ярышларда 5 команда катнашты: Зилант-2005, Зилант - 2006, Зилант-2008-2009, В.Аланы, Теләче. Теләче командасы җиңде, икенче урында – Зилант-2005, өченчедә – Зилант-2006 . Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.