«Без Тукай оныклары» фестиваль

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Без Тукай оныклары» дип исемләнгән фестиваль узды. Чарага 6 нчы номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга презентация ярдәмендә авыр балачак, шагыйрьнең иҗади юлы турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды.

Соңыннан балалар чыгыш ясады, сәнгатьле итеп шигырь сөйләде, Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар башкарды. Шулай ук балалар Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсемнәрен һәм эшләнмәләрен күрсәтте.

Жюри бәйрәмгә йомгак ясады. Барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Чара ахырында  "Туган тел" җыры башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International