«Шигъри якты йолдыз» әдәби-музыкаль бәйрәм

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Шигъри якты йолдыз» дип исемләнгән әдәби-музыкаль бәйрәм үткәрелде. Чарага Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 4а сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче Алсу Баһавиева балаларга Г.Тукайның тормышы һәм иҗади мирасы турында сөйләде, презентация күрсәтте, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

Балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары әзерләгән концерт программасы чараны тагы да тулыландырды. Алар Тукай шигырьләренә башкарылган җырларны яратып тыңлады. Галимуллин Айзат курайда татар халык темаларына поппури уйнады (аккомпаниатор укытучы Гозәеров Т.Р.), укытучы Семенова С.В. пианида Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетыннан  өзек уйнады. Укытучы Курочкина А.М. балалар белән берлектә «Туган тел» җырын башкарды (аккомпаниатор укытучы Семенова С. В.).

«Тукай безнең күңелләрдә» муниципаль конкурсында җиңүчеләр шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде. Чара ахырында китапханә директоры Касыймова Р.Х. аларга дипломнар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International