Европа иммунизация атналыгы

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

            2021 елның 26 апреленнән алып 2 маена кадәр Европа иммунизация атналыгы үткәрелә. Атнаның төп максаты йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунизациянең мөһимлеге турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү. 

             Кукмараның «Милосердие " тернәкләндерү үзәгендә Европа иммунизация атнасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлек баш белгеч-специалисты Давлятшина Г.С. һәм Кукмара узэк район шифаханәсенең  табиб-педиатры Мирзина Ф. Г. катнашында киңәшмә уздырылды.

             Чарада катнашучыларга эпидемиология иминлеген саклау, авырулар санын һәм йогышлы авыруларнын  артуын кисәтү өчен балалар һәм өлкән яшьтәге халыкны (97-98%)  профилактик прививкалар белән тотрыклы рәвештә югары дәрәҗәдә тәэмин ителүенә ярдәм итәргә кирәклеге турында тәфсилләп аңлаттылар.

           Иммунизация универсаль ысул булып тора һәм балалар өчен сәламәт тормышка керергә мөмкинлек бирә. Вакытында үткәрелгән вакцинация авыруның үсешен һәм сәламәтлегебезне саклап калуны кисәтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International