Кар эри башлагач, шәхси хуҗалыклар, оешмалар, учреждениеләр, предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр өмә үткәрүгә керешәләр. Хезмәт өмәләре безне берләштерә, саф һавада эшләү икеләтә отышлы: матурлыкка да, чисталыкка да, сәламәтлек өчен файдага да саласың. 24 апрель көнне Кукмара шәһәре һәм авыл җирлекләре территориясендә бердәм өмә үткәрелде. Матурлык та, чисталык та безнең өчен. Туган җиребез табигате белән бер сулышта яшик, төзек, матур бистә башкаларга үрнәк булсын өчен үз өлешебезне кертик. Өмәдә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт белдерәбез.