Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен Сергей Михалков исемендәге балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды.
Китапханәчеләр тарафыннан татар шагыйренең тууына 135 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты» дигән викторина әзерләнде. Балалар шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, Гаилә, балачак, шагыйрьнең иҗади юлы башлану турында белделәр.
Барлык тәрбияләнүчеләр дә Г. Тукай әсәрләре буенча викторинада актив катнаштылар. Соңыннан балалар бергәләп шагыйрьнең татар телендә яраткан шигырьләрен укыдылар. Экскурсия Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.