Сергей Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының чираттагы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова алар өчен Халыкара җир көненә багышланган «Жили-были птицы, рыбы, звери…» дип исемләнгән викторина үткәрде. Балалар хайваннар һәм үсемлекләр турында кызыклы мәгълүмат белде, викторина сорауларына җавап бирде. Кабатланмас планетабыз тормышын чагылдырган китаплар, энциклопедияләр һәм журналлар аларда зур кызыксыну уятты.