2021 елның егерме җиденче апрелендә Кукмара районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Прививка ясагыз һәм сәламәт булыгыз!», Европа иммунизация атнасы кысаларында учреждение коллективы һәм социаль хезмәт алучылар арасында түгәрәк остәл үткәрелде. Чараның төп максаты-прививкалар ясау һәм йогышлы авыруларны кисәтүнең мөһимлеге турында белем дәрәҗәсен күтәрү.
Чарада Кукмара район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Илназ Фәнис улы Фәйзуллин, ветераннар советы рәисе Валентин Константинович Иванов, район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Абдулла улы Нигъмәтҗанов катнаштылар. Алар аңлаешлы формада, шәхси тормыштан уңай мисаллар белән прививка ясау кампаниясенең мөһимлеге турында сөйләделәр.