28 апрель көнне Сергей Михалков исемендәге балалар китапханәсенә М. М.Мансуров исемендәге Зур Кукмара урта мәктәбенең 2б сыйныф укучылары кунакка килде. Китапханәче Гульфия Хафизова балалар өчен китапханә экскурсия үткәрде. Ә соңыннан балалар «Всё обо всём» дип исемләнгән интеллектуаль уенда катнашты, фикер алышты, сорауларга җавап бирде. Ә чара ахырында китап күргәзмәсендәге китаплар һәм журналлар белән танышты, видеоролик карады.