ХІІ халыкара акциясе - «Страницы подвига нам книги оживили» батырлык дәресе

2021 елның 30 апреле, җомга

С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе чираттагы тапкыр «Балаларга сугыш турында укыйбыз» ХІІ халыкара акциясендә катнашты. Акциядә 4 нче мәктәпнең 2б сыйныф укучылары катнашты. Алар өчен «Страницы подвига нам книги оживили» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Бу көнне китапханәче Хафизова Гөлфия дәһшәтле сугыш еллары турында сөйләде. Балаларны «Победа досталась дорогой ценой» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр белән таныштырды. Чарада блокададагы Ленинград балаларына багышланган «Странный дуэт» дигән мультфильм күрсәтелде. Балалар зур игътибар белән Сергей Алексеевның «Ленинград блокадасы» җыентыгыннан «Медицинское задание», Галина Сорокинаның тормышы һәм һәлак булуы турында сөйләвен тыңлады. Һәлак булган ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International