Бөек Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан балалар китапханәсе ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Китапханәче Алсу Баһавиева тасманы беркетеп, тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде, нәкъ менә Георгий тасмасының Җиңү символы һәм бу ике төснең ни икәнлеген аңлатты, шулай ук сугыш турында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.