“Кукмарада өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе”

2021 елның 7 мае, җомга

2021 елның бишенче маенда  “Тылсым “Халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү  хезмәткәре Ганеева Рамзания тарафыннан “Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе”программасы буенча социаль хезмәт алучы Гимадиева С.Ш. белән дәрес оештырылды. Дәрес өй шартларында лекция формасында үтте.  Лкциянең темасы: “Психологик яклау алымнары”. Лекциянең төп бурычы өлкәннәрнең һәм инвалидларның көндәлек тормыш куркынычсызлыгын күтәрү. Өлкән яшьтәге кешеләргә сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен ойрәнергә һәм үзләштерергә ярдәм итү. Көндәлек тормышта шәхеснең сәләтләрен һәм ихтыяҗларын тормышка ашыруны тәэмин итә. Бүгенге көндә кешегә янаучы куркыныч төрләре,табигый, социаль һәм техноген характердагы куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә булган гамәлләр белән таныштыру.Җәмәгатьчелек игьтибарын авыр тормыш хәлендә калган өлкән яшьтәге граңданнар һәм инвалидлар проблемаларына җәлеп итәргә омтылу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International