Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Спорт рекордлары» дигән спорт – күңел ачу чарасы узды. Бу чара шулай ук Җиңү көненә багышланган иде.
Әлеге спорт чарасы инвалид балаларның барлык категорияләренә дә ачык иде. Алар бит «Джакколо», «Кульбутто», «Корнхолл» кебек спорт өстәл уеннары. Инвалид балалар өчен бу зур спорт элементы.
Яхшы кәефтән тыш, мондый уеннар шәхси сыйфатларны үстерергә ярдәм итә: хәтер, логик фикерләү, сабырлык, тәвәккәллек, дөрес карарлар кабул итә белү. Мондый уеннар акыл һәм зирәклекне үстерә.
Бәйрәм күңелле, дустанә атмосферада үтте. Балалар бик тырыштылар. Һәр уңыш көчле эмоцияләр уятты.
Мондый ярышларны уздыру балаларны якынайтуга, спорт дәрәҗәсен күтәрүгә, димәк, сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә.