“Ветеранга ярдәм ит”

2021 елның 7 мае, җомга

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Кукмара “Тылсым” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Волонтер – Кукмара” доброволец үзәге волонтерлары белән берлектә социаль хезмәт алучыларга барып кайттылар.

Безнең заманда, кайдадыр якыннарына, бигрәк тә ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм өлкән яшьтәге кешеләргә, якыннары булмаган кешеләргә ярдәм итү турында сирәк уйлана торган чаклар. Әйләнә-тирәдәгеләргә безнең җылы мөнәсәбәтебез һәм игътибарыбыз кирәклеген онытырга ярамый.

«Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында 2021 елның алтынчы маенда социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә тыл хезмәтчәне Шәрипова Әхәт кызы Наиләне якынлашып килүче бәйрәм белән котларга һәм йорт яны территориясен чүп-чардан чистартуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә бардылар.

Тыл хезмәтчәне канәгать калды, күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International