Кукмарада Җиңү көнен ничек бәйрәм иттеләр: колонналарның тантаналы йөреше, митинг һәм сугыш елларының җырлары

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, хәрби комиссар Равил Гафиев сәламләде.

Бәйрәм рус зираты янындагы һәйкәлгә веноклар кую белән башланып китте. Һәйкәлгә чәчәк һәм венокларны район җитәкчелеге, барлык предприятие, оешма, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре салды. 

Ленин урамы буйлап механикалаштырылган һәм җәяүлеләр колоннасының тантаналы йөреше Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп вакыйгасы булды.

Аннары бәйрәм Комсомол мәйданында дәвам итте. 

Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, хәрби комиссар Равил Гафиев сәламләде. Алар Ватан өчен үзләрен кызганмыйча көрәшкән ветераннарны, район халкын бәйрәм белән котладылар һәм сәламәтлек, бәхетле, тыныч тормыш теләделәр.

Марат Җәббаров үз чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын укыды.

Сәхнәдән сугыш еллары җырлары яңгырады, иҗади коллективларда тәрбияләнүчеләр тарафыннан театр-сәнгать һәм бию композицияләре күрсәтелде.

Кич белән Комсомол мәйданында бәйрәм концерты була.

Фото: Фаниль Марсутдинов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International